Авыруы булуга карамастан, Айгөл башкалардан калышмаска тырыша. Алты ел вузда укып, укытучы белгечлеге алган. Тик ноутбугы гына искергән: төймәләре төшкән, таушалган. Без, үзенә әйтмичә генә, аны сөендерергә булдык. Күптән түгел узган туган көненә бер бүләк булсын, дидек.
Кайчакта кешенең күңел кылларын җилкетеп җибәрергә берничә сүз, без, журналистларның төшереп алып кайткан видеоязмалары да җитә. Айгөл турындагы язмадан соң, аңа ярдәм итәргә теләүчеләр дә шактый җыелды. Яхшы кешеләр күп бит ул! Шулай итеп, берничә көндә 51 мең сумнан артык акча тупладык. Эшне озакка сузмадык, ноутбук һәм башка бүләк, күчтәнәчләр алдык та рамазан аеның соңгы көннәрендә Айгөлне сөендереп кайттык.
– Сез безнең кечкенә авылны кайдан таптыгыз соң? Монда сезнең кебек килүчеләр юк бит. Беткән авылга кем килсен? Мондый бүләкне миңа берәүнең дә биргәне юк иде әле. Шатлыгымнан бөтенләй югалып калдым, – диде 44 яшьлек Айгөл, дулкынланып.
Беренче тапкыр килгәндә, Айгөлнең онлайн дәрес алган чагы иде. «Нәрсә белән шөгыльләнүем сер булсын», – дигән иде ул чакта. Бу юлы инде тел төбеннән аның дини белем алуын чамаладык.
– Без, инвалидлар, гел урамга чыга алмыйбыз. Ә интернет ул – дөньяга чыгу. Нишләтәсең, тормышыбыз күбрәк онлайн аралашып үтә бит. Иске ноутбугыма 14 ел булган иде инде. Яңасы бик кирәк иде. Хәйрия акциясендә катнашучыларның барысына да рәхмәтемне җиткерәм. Тоткан уразалары кабул булсын, тормышлары алга барсын, – дип теләде ул.
Айгөлнең әнисе Миңлегөл апа бүләккә сөенде дә, шул ук вакытта уңайсызланып та китте. «Беркайчан да әйбер сорап йөргәнебез булмады. Үзебез тырышабыз. Шулай да, әлеге игелекле гамәлегез белән безне бик сөендердегез», – диде ул, рәхмәтен җиткереп.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез