Мөнирә Әскарова: “Нарат сагызы койган чакларны сагынам”  

Балтач районының Алан авылында яшәүче Мөнирә Әскарова нарат сагызы коюның мәшәкатен дә, файдасын да бик яхшы белә.  

– Элек бик күп җыеп ясадык инде без аны. Хәзер инде яшем дә бар, алай урманнарга йөри дә алмыйм. Соңгы елларда урманнан сагызны авылдашым алып кайтып бирә торган иде дә, мин эшкәртә идем. Хәзер инде ул да, үзем дә йөри алмыйм, тик ул чорларны сагынып искә алам, – дип сөйләде ул.

Хәер, авылдашлары чыршы-нарат сагызын әле дә ясый. Мөнирә апа сагызны ясау тәртипләрен дә сөйләп узды. Бәрелгән, ярылып киткән, җәрәхәтләнгән чыршы-нараттан сумала ап-ак булып сузылып-сузылып агып төшә икән. Шуны кырып алып савытка салып алып кайталар. Күп җыеп булмый: 300 грамм да, бер килограмм да булырга мөмкин. Өйгә кайткач шуны суга салып, яки үзен генә, яныннан бер минутка да китмичә газда кайнаталар. Бер килограмм сагыз 40 минут тирәсе кайный. Тиешенчә кайнатмасаң аның сагызы тешкә нык ябыша торган була ди. Алып-алып кабып карыйлар да, ябышса тагын тоталар. Эреткән сагыз су кебек була, аны 2-3 катлы марля аша ипләп кенә сөзәргә кирәк. Чүпләре дә марля өстендә кала. Шуннан соң вак-вак кына бүлеп, салкын суга салалар да, кечкенә пакетларга урнаштыралар.

– Нарат сагызын, черки, башка бөҗәкләр чыкканчы, язын җыя торган идек. Көзен дә шулай ук кар басканчы йөри торган идек. Ә җәен чебен-черки күп вакытта сагыз җыярга уңайсыз. Җылыда ябышкач, мәшәкате дә күбрәк, – ди ул.

Мөнирә апа әйтүенчә, чыршы-нарат сагызына бернинди өстәмәләр дә кушып булмый. Исен тәмләтер өчен бөтнек кушып караганы булган, тик бөтнекне дә, майны да сеңдермәгән.

– Сагыз сатып баеп беттек, дип әйтә алмыйм, ләкин табышы да булмады түгел. Ул акчаларга авылда мотоцикл алучылар да булды. Малайлар җыйганны сагызны Арчага кадәр барып сатып кайта торган идем. Ул вакытта базар әбиләре миннән алып, бәясен тагын да арттырыбрак саталар иде. Колхозлар акча бирмичә тилмерткәндә авылдашлар да, үзем дә урманның файдасын шактый күрдек, – диде Мөнирә Әскарова.

Нарат сагызы иммунитетны ныгыта, ютәлдән һәм ангинадан арындыра, бронхит, пневмонияне дәвалауда табигый чара булып тора. Өстәвенә көчле антисептик һәм авыртуны баса торган үзлекләре дә бар. Моннан тыш аны йөрәк-кан тамырлары системасын ныгытуда, ашказаны авыруларын дәвалауда, мастопатиядән дә кулланалар.  

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре