Мошенник хатын үзен Шойгуның туганы дип таныштырып, 100 миллион сумнан артык акча урлаган

Мәскәүдә хокук саклау органнары  Үзбәкстанда туган Шерье Шойгуны һәм аның фамилиясен алган тормыш иптәшен мошенниклыкта катнашы барлыгын тикшерәләр.

Зыян күрүчеләрнең адвокаты Сәид Ярахмедов мәгълүматлары буенча, сүз криптовалюта биржасына инвестицияләү сылтавы белән 100 млн сумнан артык урлау турында бара.

"Без хокук саклау органнарына тикшерү уздыруны һәм җинаять кылу алдыннан фамилияләрен алыштырган Шерье Шойгу һәм аның тормыш иптәшенә карата мошенниклык турында җинаять эше кузгатуны сорап гариза бирдек», – дип хәбәр иткән зыян күрүчеләрнең адвокаты ТАССка.

Адвокат сүзләренчә, фамилиясен Шойгуга алыштырган 27 яшьлек Шерьехон Османова мәскәүлеләргә үзен  Россиянең элеккеге Оборона министры Сергей Шойгуның сеңлесе дип таныштырган һәм акчаларына криптовалюта алырга тәкъдим иткән. Акча алганнан соң, хатын-кыз юкка чыккан.

Әлеге хатын-кызның гамәлләреннән зыян әлегә 100 млн сумнан артык тәшкил итә, әмма зыян суммасы ике тапкыр артырга мөмкин булуын әйткән Ярахмедов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре