Газетага язылу

Мошенниклар алдауның яңа ысулларын таба Акча янчыгын ничек сакларга?

Эт өрә тора, бүре йөри тора: бу елның гыйнвар–февраль айларында мошенниклар Татарстанда яшәүчеләрнең 740 миллион сум акчасын урлап өлгергән.

Мошенниклар алдауның яңа ысулларын таба Акча янчыгын ничек сакларга?
Фото: Татар-информ

Кесә телефонына вируслы файллар җибәреп, банк карталарын кулга төшерү, балаларны дропперлыкка тарту очраклары арта. Төп башына утыртуның тагын бер яңа ысулы барлыкка килгән: кешеләрне үзләрен үк мошенникларга шалтыратырга мәҗбүр итәләр. Акча янчыгын ничек сакларга?

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов әйтүенчә, 2026 елның гыйнвар–февраль айларында мошенниклар республикада яшәүчеләрнең 740 миллион сум акчасын урлаган.

– Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу 246 миллион сумга кимрәк. Димәк, мошенниклыкка каршы көрәш һәм профилактика чаралары эшли, – диде ул.

Тик мошенниклар да бер урында тормый шул. Рәдис Йосыпов алдауның яңа ысуллары турында әйтте. «Соңгы арада телефонга вируслы файллар җибәреп, төп башына утыртырга тырышу очраклары артты. «Кара әле, бу фотода син түгелме?», «Син бу кешене таныйсыңдыр, үлгән икән» кебек сәбәпләр табып, вируслы файллар җибәрәләр. Аны ачарга дип сылтамага басуга, телефон мошенник кулына күчәчәк. Ул сезнең СМС-хәбәрләрне җибәрмәскә яки сезнең исемнән язарга, шалтыратырга, Дәүләт хезмәтләре порталына керү өчен кодлар алырга мөмкин. Игътибарлы булыгыз, гадәттә мондый вируслы файлларның исемендә ноктадан соң «apk» дигән язу тора. Телефоныгызга шундый файл килгән икән, сак булыгыз, бу – мошенниклар. Вируслы файлны ялгыш ачкан очракта, шунда ук кесә телефонын «очыш» режимына (режим полета) куярга һәм сим-картасын чыгарырга кирәк», – диде Рәдис Йосыпов.

Балаларның язгы каникулы якынлашканда, балигъ булмаганнарга бәйле куркынычсызлык чаралары һәм дропперлык, ягъни арадашчы буларак акча урлауда катнашу, банк картасын сату яки арендага бирүгә бәйле мошенниклык очраклары турында да искәртте ул.

– Балалар еш кына алдакчылар корбанына әверелә. Аларга мошенниклар шалтыратып, мәсәлән, компьютер уены аша танышкан булып, әти-әнисенең банк картасы фотосын, аларның Дәүләт хезмәтләре порталына керү өчен СМС-кодлар сорый. Яшәү урыны, мәктәп адресын сорарга да мөмкиннәр. Аларны төрлечә куркытырга тырышу очраклары да шактый. Шуңа күрә балаларыгыз белән мөмкин кадәр дустанә мөнәсәбәттә булырга тырышыгыз. Аларның буш вакытларын кайда һәм ничек үткәрүе, телефонда, компьютерда нинди уеннар уйнавы белән кызыксыныгыз. Бала, иң беренче чиратта, әти-әнисенә ышанырга һәм ул-бу була калса, бу хакта кичекмәстән өлкәннәргә хәбәр итәргә тиеш, – диде Рәдис Йосыпов.

Дропперлык өчен җинаять җаваплылыгы турында да онытырга ярамый. Язгы каникулда балаларга җиңел юл белән акча эшләргә – курьер булырга яки банк картасын сатарга тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Рәдис Йосыпов әйтүенчә, соңгысы өчен өч елга кадәр җинаять җаваплылыгы каралган.

Россия банкы бүлеге – Татарстан буенча Милли банк җитәкчесе урынбасары Нурания Хәйруллина сүзләренә караганда, 2025 елда банклар алдагы ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк – 134,2 миллион мошенниклык операциясен туктатып калган. Халыкның 13,9 триллион сум акчасы алдакчылар кулына күчмәгән.

– Бу – әлеге юнәлештә кабул ителгән чараларның уңай нәтиҗәсе. Аерым алганда, 2025 елның 1 сентябренән «суыну чоры»н гамәлгә керткәч, елның өченче чирегендә урланган кредит акчасы күләме 35 процентка кимеде. Шул ук вакытта банкоматтан акча алуга бәйле чик тә куелды. Әлеге чара ярдәмендә сентябрьдә генә дә банклар клиентларның 44 миллиард сум акчасын саклап калган, – диде ул.

Хатын-кызлар. Алар арасында телефон мошенниклары корбаннары һәм СМС-код хәбәр итүчеләр күбрәк.

Ир-атлар. Аларны төрле мессенджерлар, сайтлар һәм кушымталар аша ешрак алдыйлар. Моның нәтиҗәсе буларак, көчле затлар үз телефоннарына вируслы программалар урнаштыра, шәхси мәгълүмат җиткерә.

Пенсионерлар. Алар арасында бер миллион сумнан да күбрәк акча урлатучылар күбрәк.

  Россия банкы илдә үтәргән сораштыру нәтиҗәләре

Нурания Хәйруллина алдауның тагын бер яңа ысулы турында искәртте. «Алдакчылар ничек тә булса кесә телефонына килгән хәбәрдәге телефон номеры буенча шалтыратырга үгетли. Йә аккаунтыгызны җимермәкче булалар, йә идарәче компания белән элемтәгә керергә кирәк, дип ашыктыралар. Нәтиҗәдә кеше үзе үк мошенникларга шалтыратып, аларның кармагына эләгә», – диде ул. Алдакчылар стационар телефон аша да үзәккә үтә. «Хәзер кесә телефоннарында таныш булмаган номерларны алмаучылар да күп бит. Ә стационар телефонга җавап бирәләр. Шуңа күрә анда шалтыратып, мессенджерлар аша аудио яки видеошалтыратуга күчәргә үгетлиләр. Үзләре үк кесә телефоны өчен бушлай «впн»нар тәкъдим итәргә мөмкиннәр хәтта. Чөнки интернет аша мошенникларның эзенә төшү читенрәк», – диде Рәдис Йосыпов. Телефонны кулга алганчы җиде түгел, җитмеш кат уйларга кирәк.    

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре