Мошенниклар авыл хуҗалыгы министрының телефонын ватып, хәбәр таратканнар

Мошенниклар Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровның телефонын ватканнар. Алар аның исеменнән хәбәрләр җибәргәннәр, дип хәбәр иттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

"Игътибарлы булыгыз һәм мәгълүматны ачыклагыз. Диалогка кермәгез", - дип кисәтәләр ведомствода.

Элегрәк җинаятьчеләр шулай ук сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченконың телефонын ватканнар иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре