Мошенниклар биометрик мәгълүматларны урлау өчен видеоэлемтә аша шалтырата башлаган

Мошенниклар биометрик мәгълүматларны урлау өчен видеоэлемтә аша шалтырата башлаган. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, кырыгалдарлар, элемтә операторы хезмәткәре буларак шалтыратып, нәрсәләрдер тәкъдим итәргә яки ялган сораштыру үткәрергә мөмкин. Аларның максаты – «әйе» дигән сүз белән кешенең тавышын яздырып алу.

Шуннан соң мошенниклар яздырылган тавышны һәм кешенең сурәтен акча урлауда файдалана. Билгеле булганча, кайбер банклар клиентларын биометрик мәгълүматлар буенча «таный». Кырыгалдарлар исә «әйе» сүзен һәм башка шундыйрак сүзтезмәләрне кешенең счеттан акчасын алуга ризалык бирүе кебек куллана алачак.

Эчке эшләр министрлыгы билгесез номердан шалтыратучыларга җавап бирмәскә киңәш итә. Ә инде сөйләшкән очракта, бик сак булырга, «әйе» сүзен кулланмаска. «Иң яхшысы – сөйләшүне тиз генә төгәлләп кую», – дип кисәтә белгечләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре