Газетага язылу

Мошенниклар яңа платформага күчүне тәкъдим итеп алдый башлаган

Полиция телефон мошенникларының яңача алдый башлаулары турында кисәткән.

Аферистларның чираттагы алдау ысулы чатны башка платформага, яки җирле чатка, яисә эш чатына күчерүгә ярдәм итү турындагы ялганга бәйле. Бу хакта “Российская газета” Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза. Мошенниклар тәкъдименә ризалык бирүчеләргә сылтама аша узарга яки раслау коды кертергә тәкъдим ителә.  Ә бу аферистларның аккаунтны кулга төшерүләре белән тәмамлана.

Эчке эшләр министрлыгыннан кисәтеп әйтелгәнчә, фото-видеодагы кешене таныйсыңмы, дигән сорау белән вируслы файл җибәреп алдау очраклары да  бик күп теркәлә. Мондый файлны ачучының смартфонына вируслы программа “кереп утыра”. Ул исә банк кушымталарына һәм түләү мәгълүматларына читтән торып үтү мөмкинлеге бирә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре