Мошенниклар картадан акча урлаганда банкның нинди очракта аны кире кайтармавын аңлаттылар

Әгәр операция үткәрү вакытында пин-кодны башка затка хәбәр итсәң яки банк картасын башка кулларга тапшырсаң, банк мошенниклар урлаган акчаны клиентка кайтармаячак. Бу хакта «Татар-информ»га финанс аналитигы Михаил Беляев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, банк мошенниклар урлаган акчаны кире кайтарсын өчен, пластик картаның һәр хуҗасы кредит оешмасы белән карта буенча уздырыла торган барлык операцияләр турында хәбәр җибәрүгә килешү төзергә тиеш. Мондый чара «Илкүләм түләү системасы турында»гы законда язылган.

«Мондый хәбәрләр, кагыйдә буларак, түләүле, аларның бәясе 40 сумнан 60 сумга кадәр үзгәреп тора, әмма нәкъ менә шундый хәбәрләр аша сез үз чыгымнарыгызны күрә алачаксыз», - диде финанс аналитигы.

Әгәр дә кеше акча аның инициативасы буенча алынмаган дип шикләнсә, ул бер тәүлек эчендә банкта бу операциягә протест белдерергә тиеш.

«Сез банкка бу операция белән килешмәвегезне хәбәр иткәннән соң, банк 30 көн дәвамында үз тикшерүен үткәрә. Банк тикшерүенең максаты - сезнең картаны беркемгә дә башка кулларга бирмәвегезгә, пин-кодны беркемгә дә хәбәр итмәвегезгә, башка сүзләр белән әйткәндә, сез законда язылган регламентны бозмавыгызга инану», - дип ассызыклады Беляев.

Банк гражданин тарафыннан бу хокук бозуларны ачыкламаган очракта, ул акчаны тулы күләмдә кайтарырга тиеш.

«Әгәр банк хокук бозулар булуын ачыкласа, ул сезгә бу акчаны кире кайтармаячак», - дип йомгаклады спикер.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре