Мошенниклар халыкны төп башына утыртуның яңа ысулын файдалана башлаган. Алар эре банклар исеменнән, махсус сылтама аша кереп, махсус хәрби операциягә автомат рәвештә акча күчереп бара торган хезмәттән баш тартуны сорап хат юллый башлаган. Бу хакта «Телеграм»дагы сәхифәсендә Татарстанның цифрлаштыру министры Айрат Хәйруллин кисәтә.
«Мошенниклар шушы ысул ярдәмендә кеше турында бөтен шәхси мәгълүматны, аның банк счетларын кулга төшермәкче була. Алар сораган мәгълүматны язуга, кеше бөтен акчасыннан колак кагарга мөмкин», – ди министр. Бу рәвешле алданмас өчен, шикле сылтамалар аша кермәскә, теләсә кемгә шәхси мәгълүмат таратмаска киңәш итә ул.
Теманың дәвамы 3 биттә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез