Мошенниклар мәгълүмат һәм акча урлау өчен Җиңүнең 80 еллыгын файдалана башлаган

Белгечләр мошенникларның мәгълүмат һәм акча урлау өчен Җиңүнең 80 еллыгын файдалана башлаулары турында кисәтә. РИА «Новости» хәбәренә караганда, алар Социаль яклау идарәсе, Хезмәт министрлыгы яки Социаль фонд хезмәткәрләре исеменнән акча бирү тәкъдиме белән шалтыратырга мөмкин. Мошенниклар, имеш, кем икәнлегеңне раслау өчен, смс-хәбәр аша килгән кодны, банк картасы яки паспорт мәгълүматларын сорый. Шулай ук Җиңү парадына ялган чакырулар тарату очраклары теркәлгән. Кырыгалдарлар, урын алып калу өчен, сылтамага керергә кушып, хәбәр җибәрә. Бу исә кешенең шәхси мәгълүматларын урлауга һәм Дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтларына юл ача.

Мошенниклар эзтабарлар отрядлары ярдәмен тәкъдим итеп тә алдалый башлаган. Алар кешегә һәлак булган якыны турында мәгълүматның табылуы турында хәбәр итеп, сылтамага керүне яки смс-хәбәрдәге кодны җибәрүне сорый.

Белгечләр тагын бер кат искәртә: ветераннарга барлык түләүләр автомат рәвештә күчерелә. Моның өчен өстәмә раслау таләп ителми. Мәгълүматларны Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта яки Социаль фондның «кайнар линия»се телефоны аша тикшерергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы"

Көн хәбәре