Газетага язылу

Мошенниклар мал-туарның баш санын хәбәр итүне сорап, ялган хат юллый башлаганнар

Мошенниклар кайбер төбәкләрдә Росстат исеменнән рәсми хатлар җибәрә башлаган. Ведомство мәгълүматлары буенча, алар мал-туарның баш саны (идентификация номерларын кертеп) турында кичекмәстән мәгълүматлар тапшыруны таләп итә.

Аферистлар мондый хатлар ярдәмендә кешеләрнең, шул исәптән авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең шәхси мәгълүматларын кулга төшерергә маташа. Бу мәгълүматлардан кешеләрнең банк счетларына һәм шәхси аккаунтларына керү өчен файдаланылырга мөмкин.

Росстатта басым ясап әйтелгәнчә, ведомство шәхси мәгълүматларны, оешмалар реквизитларын, мал-туарның идентификация номерларын, башка шундый мәгълүматларны җибәрү таләбе белән хатлар җибәрми.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре