Татарстанда җәмәгать судьялары аппаратлары белән бәйле мошенниклык очраклары арткан. Бу хакта “Реальное время” республиканың Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
Җинаятьчеләр, җәмәгать судьясы аппараты хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып, суд утырышын күчерү яки суд карарының әзер булуы турында ялганлый. Шул ук вакытта кешедән, шәхесен раслау өчен, Дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрелгән смс-хәбәрнең яшерен кодын әйтүне сорый.
Аферистларга бу код, кешенең Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына кереп, парольләрен үзгәртү, законлы хуҗасына керү юлын ябу һәм аның исеменнән акча күчерү мөмкинлеге ача.
Быел декабрь башыннан бирле 80нән артыграк шундый очрак теркәлгән инде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез