Мошенниклар телефон номеры коды белән яңача алдый башлаган

Афкеристлар бу юлы стационар телефон хуҗаларына күчкән.

Мәскәү прокуратурасы шәһәр стационар телефоннарына шатыратып алдау ысулын ачыклаган. Башкалада 82 яшьлек бабай шундый “кармак”ка эләккән, дип яза “ТАСС”.

Болай булган. Мошенниклар, үзләрен телефон компаниясе вәкилләре буларак таныштырып, пенсионерга, имештер, шәһәр кодының 499дан 495кә алышынуы турында хәбәр иткән. Өлкән яшьтәге кешене ялганга тизрәк ышандыру өчен, ташлама белән ниндидер җиһаз урнаштырырга тәкъдим иткәннәр. Моның өчен алар, яшегезне расларга кирәк, дигән булып, пенсионерның паспорт мәгълүматларын сораганнар. Моннан тыш аферистлар бабайдан “номерны алыштыруга каршы түгел” дигән җөмләне әйттергәннәр.

Алдау икенче көнне тагын да көчлерәк дәвам иткән. Пенсионерга бу юлы инде башка мошенниклар шалтыратып, үзләрен банк һәм федераль иминлек хезмәте хезмәткәрләре буларак таныштырган. Пенсионерны алар, янәсе, аның исеменнән законсыз акча күчерергә маташуларына ышандырып, җинаятьчеләрне фаш итүдә ярдәм сораганнар. Өлкән яшьтәге ир-ат, аферистларның сүзенә ышанып, счетыннан барлык акчасын алга да, аларны пакетка тутырып һәм код сүзен әйтеп, курьерга тапшырган.

Хокук саклау органнары уяу булырга һәм мондый алдауларга ышанмаска чакыра. Телефон кодларын беркем дә алыштырырга җыенмый, ммошенникларның беркатлы кешеләрне яңача алдау ысулы бу, дип кисәтә алар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре