Мошенниклар «Телеграм» мессенджеры ярдәмендә алдашу ысулын тапкан. Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин әйтүенчә, аферистлар кайбер сәүдә үзәкләрендә, парк һәм кафеларда Wi-Fi челтәренең ялган нокталарын булдырган.
Мондый челтәргә «Телеграм» аша тоташу тәкъдим ителә. Әмма кеше үзенең шәхси мәгълүмаларын керткәндә, алар турыдан-туры кырыгалдарлар кулына эләгә. Шуннан соң инде мошенниклар челтәргә тоташучының аккаунтына, контактлары исемлегенә үтеп керү мөмкинлеге ала. Болар исә шул кеше исеменнән спам һәм вируслы сылтамалар җибәрү өчен кулланыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез