Ведомство мәгълүматлары буенча, хәрби комиссариат хезмәткәре исеменнән кемдер шалтыратып, имештер, шәхси мәгълүматларны цифрлаштыру өчен килергә кирәк булуы турында хәбәр итә. Шул ук вакытта, хәрби комиссариатка – режимлы объектка керү өчен пропуск яки повестка таләп ителүен әйтә.
Шуннан соң «хезмәткәр», әлегә повестка җибәрә алмыйм, дигән булып, пропуск язу өчен шәхси мәгълүматлар тапшыруны сорый. Шул рәвешле аферист кешенең паспорт сериясе һәм номерын, шулай ук СНИЛС номерын кулга төшерә. Үзләрен кызыксындырган мәгълүматларны алгач, сөйләшүне туктата.
Эчке эшләр министрлыгы тагын бер тапкыр искә төшереп үткәнчә, телефон аша шәхси мәгълүматларны тапшырырга ярамый!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез