Газетага язылу

Мошенниклар җылылык өчен түләнгән акчаны кайтару турында ялган хәбәр таратып алдый башлаган

Татарстанда мошенниклар, янәсе, җылылык өчен түләнгән артык акчаны кире кайтару турында хәбәрләр җибәрә башлаган.

Бу хакта “Татар-информ” Әлмәт хакимияте мәгълүматларына таянып яза.

Мондый хәбәрләрнең максаты – кешенең шәхси картасы яки банк картасы мәгълүматларын кулга төшерү. Шикле сылтамага күчү акча урлауга яки вирус кертүгә китерергә мөмкин. Шуны истә тотарга кирәк: чын идарәче компанияләр смс-хәбәрдәге сылтама аша акчаны кире кайтармый. Түләүләрне яңадан исәпләү рәсми квитанцияләрдә генә күрсәтелә.  “Өлкән яшьтәге туганнарыгыз һәм күршеләрегезне кисәтү аеруча мөһим. Фәкать рәсми элемтә каналларына гына ышаныгыз”, – дип чакырганнар шәһәр хакимиятендә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре