Мошенниклардан саклануның иң киң таралган ысулын атаганнар

Кредит алудан үз-үзеңне тыю хезмәте мошенниклардан саклану өчен иң киң таралган чаралар исәбенә керә.

Россия вице-премьеры Дмитрий Григоренко әйтүенчә, бүгенгә 15 миллион чамасы кеше Дәүләт хезмәтләре порталы аша үзенә шундый тыю керткән. Аны теләсә нинди куллану кредитына карата билгеләргә мөмкин. Чикләү тулысынча яки өлешчә булырга мөмкин. Әйтик, кредитны читтән торып алуны тыюны гына да сайларга була.

Вице-премьер әйтүенчә, Хөкүмәт халыкны мошенниклардан саклау чараларын даими көчәйтеп килә. Бу эш Үзәк банк һәм хокук саклау органнары белән берлектә алып барыла. «Без, даими рәвештә җыелышып, тормыштагы хәлләрне барлыйбыз-тикшерәбез. Шуннан соң чаралар әзерлибез», – дип билгеләп үткән Григоренко.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре