Газетага язылу

Мошенникларга дөрес итеп җавап бирергә өйрәттеләр

Үсмерләргә дропперлыкка тартып кертелүдән ничек котылырга һәм аферистлар үтенечләренә ничек җавап бирергә икәнен сөйләгәннәр. Бу хакта стопдроп.рф сайтында тәфсилләп бәян ителгән, дип хәбәр итә Россия Илкүләм проектларның матбугат хезмәте.

“Дуслар, беренче мәхәббәт, киләчәккә планнар – алда сезне бик кызык тормыш көтә! Әмма акча күчерү кебек хәтәр гамәлгә ризалык биреп, боларның барысын да югалтырга мөмкин. Кемнәргәдер үзегезнең банк картасын тапшырасыз яки акча күчерергә ярдәм итәсез икән, сез дропперга – җинаять кылуда катнашучыга әйләнәчәксез. Мондый гамәл өчен алты елга кадәр төрмә срогы янарга мөмкин”, – дип искә төшергәннәр үсмерләргә.
Сайтта интернет аша кемнәр беләндер аралашканда нәрсәләрнең сагайтырга тиешлеге, аферистларның нәрсәләрне сорарга мөмкин булуы һәм аларга ничек итеп җавап бирергә кирәклеге турында тәфсилләп язылган.
Сүз уңаеннан, цифрлы имин мохит булдыру буенча эшләр “Белешмәләр икътисады” илкүләм проекты нигезендә үткәрелә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре