Газетага язылу

Мошенникларның Яңа елда акча эшләү тәкъдиме белән алдаулары турында кисәттеләр

Яңа ел алдыннан өстәмә акча эшләү турында күп кенә тәкъдимнәр пәйда була. Шул ук вакытта ялган белдерүләр саны да арта.

Аферистлар еш кына, мессенджер аша үзләрен танылган бренд вәкилләре буларак таныштырып, кыска гына вакыт эчендә күп хезмәт хакы вәгъдә ителгән белдерүләр тарата. Шундый белдерүләргә “кабучылар” я түләүсез кала, яки акчасын һәм социаль челтәрләрдәге аккаунтын югалта. Маркетинг буенча директор Анна Ларионова “RT” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән. 

Аның әйтүенчә, аферистлар гадәттә болай эшли: акча эшләүнең гап-гади ысулын тәкъдим итә дә эшкә өйрәтү, вакансияләр базасына керү өчен, шулай ук медицина кенәгәсен, “страховка” булдыру өчен акча сорый.

Моннан тыш “анкета” яки “хезмәткәрнең шәхси кабинеты”на сылтама җибәрү очраклары да булгалый. Бу очракта аферистлар банк картасы мәгълүматларын, логин/пароль яки смс-хәбәр аша килгән кодны сорый. Еш очрый торган тагын бер алдау ысулы – “күчерелгән акчаны кабул итеп, башкасына җибәрү”. Шул рәвешле кеше мошенникларның арадашчысына әйләнергә мөмкин.

Аферистлар тозагына эләкмәс өчен нишләргә? Белгеч 4 кагыйдәне санап үткән.

Беренчесе: эшне ышанычлы мәйданчыкларда: цифрлы мәшгульлек платформалары, компанияләрнең рәсми сайтлары һәм белдерүләр сайтлары аша эзләргә. Шулай ук төбәк яки шәһәр яңалыклары төркемнәрендә файдалы мәгълүматлар алырга мөмкин, әмма башта аккаунтның ышанычлылыгын тикшерергә кирәк.

Икенчесе: эшкә ризалык биргәнче, эшкә алучы компанияне тикшерергә. Күпме эшләвенә, хезмәткәрләре санына (рәсми төстә берничә кеше генә эшләсә, сагаерга урын бар), компаниягә карата интернет челтәрендәге фикерләргә, суд эшләренә тартылу-тартылмавына игътибар итәргә. “Компания, әйтик, бурычларны түләтү буенча суд тикшерүенә җәлеп ителсә, хезмәттәшлектән баш тарту хәерле, – дип сөйләп үткән Ларионова.

Өченчесе: һәркемгә бернинди тәҗрибәсез зур акча тәкъдим ителсә, “хәзер үк хәл итегез”, дип басым ясалса, адресы, эш графигы, хезмәт бурычлары буенча тәгаен мәгълүматлары булмаса. Ниндидер кушымталар урнаштыру яки шикле сылтама аша узу таләп ителсә дә, сагаерга кирәк.

Дүртенчесе: хезмәттәшлекне рәсмиләштермичә генә эшкә керешмәскә. Эшкә чыкканчы, түләү күләмен, түләү вакытын, штраф һәм бонуслар шартларын, нинди документлар тапшырырга кирәклеген белешергә. “Менеджер аша җибәрелгән барлык хәбәрләрне саклагыз, эш шартларының скан-күчермәсен алыгыз – бәхәс килеп чыкканда, кирәк булырга мөмкин”, – дип басым ясап әйткән белгеч.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре