Газетага язылу

Мошенниклыкның яңа ысулы турында кисәттеләр

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов телефон аша алдауның яңа ысулы турында әйтте.

“Соңгы арада телефонга вируслы файллар җибәреп, төп башына утыртырга тырышу очраклары артты. “Кара әле, бу фотода син түгелме?”, “Син бу кешене таныйсыңдыр, үлгән икән” кебек сәбәпләр табып, вируслы файллар җибәрәләр. Аны ачарга дип басуга, телефон мошенник кулына күчәчәк.

Ул сезнең смс-хәбәрләрне җибәрмәскә яки сезнең исемнән язарга, шалтыратырга, Дәүләт хезмәтләре портларына керү өчен кодлар алырга мөмкин”, – диде ул. Игътибарлы булыгыз, гадәттә мондый вируслы файлларның исемендә ноктадан соң “apk” дигән язу тора.

“Телефоныгызга шундый файл килгән икән, сак булыгыз, бу – мошенниклар. Ялгыш вируслы файлны ачкан очракта, шунда ук кесә телефонын “очыш” режимына куярга һәм сим-картасын чыгарырга кирәк”, – диде Рәдис Йосыпов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре