Түбән Камада мөслимәләр өчен фитнес буенча дәресләр оештырганнар. Беренче дәрестә «Мөслимә» клубы хатын-кызлары катнашты. Алар умыртка баганасы, муен, буыннарга күнегүләр ясады һәм бит тиресен яхшырту турында мәгълүмат алды. Бу турыда НТР 24 хәбәр итә.
«Сыгылмалы гәүдә — яшь йөз» проекты хатын-кызларга организмны сәламәтләндерүдән тыш, яшәртергә, буш вакытны төрләндерергә һәм аралашырга ярдәм итә. Бу бигрәк тә озак вакыт тәнәфестән соң актулаь, пандемия вакытында хатын-кызлар очраша алмады», диелгән хәбәрдә.
Мөслимәләр фитнес-инструктор белән очрашуны дәвам итәчәк. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте спорт белән шөгыльләнүне хуплый, ул мөселманнар белән башка конфессия вәкилләре арасындагы дуслыкны һәм мөнәсәбәтләрне ныгыта.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез