Мөхәммәтшин 8 чакырылыш РФ Дәүләт Думасы сессиясенең беренче утырышында катнашкан

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин видеоэлемтә аша сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасының көзге сессиясенең беренче утырышында да катнашты. Мәскәүдә узган әлеге чарага видеоэлемтә аша 82 төбәк парламенты җитәкчеләре кушылды. РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин утырышта катнашучыларга эшкә кызыксындыру белдергәннәре өчен рәхмәт әйтеп, мондый элемтәләрнең Дәүләт Думасы белән төбәкләр арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек урнаштыруда мөһим булуын ассызыклады. Ул алдагы сессия кысасында өстенлекле эш юнәлешләрен дә билгеләде. Бу, шул исәптән, Россия Президентының РФ Федераль Җыенына Юлламасын тормышка ашыру, СВОда катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү һәм башкалалар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре