Балык Бистәсе районында узган елга нәтиҗә ясап, быелга ниятләрне барладылар. Район Советының хисап сессиясендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Парламент башлыгы былтыр капиталь ремонт уздырылган 1нче гимназиядә укытучылар һәм укучыларның хәлен белеште.
Узган ел районда 1,5 млрд сумлык продукция төяп җибәрелгән. Бу – 2022 елгы күрсәткечтән 18,7% ка күбрәк. «Район икътисадына аграр комплекс зур өлеш кертә. 121,7 мең тонна ашлык җыелды. 16,8 мең тонна сөт, ике мең тоннадан артык ит җитештерелде. 2023 елда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 2,5 млрд сум тәшкил итә, акчалата керем 2,1 млрд сум”, – дип сөйләде сессиядә район башлыгы Радик Исламов.
Кече хуҗалыклар үсемлекчелек һәм терлекчелекне үстерүгә, сөт юнәлешендәге минифермалар төзүгә грантлар алган. Район икътисадында кече һәм урта бизнес өлеше 37 процентны тәшкил итә. Анда 3234 кеше эшли, бу эшкә сәләтле халыкның 24,8 проценты, шуларның 1494е – үзмәшгульләр. 2023 елда Балык Бистәсе район 20 федераль һәм республика программасын гамәлгә ашыруда катнашкан, нәтиҗәдә 38 объект төзелгән, капиталь ремонтланган һәм төзекләндерелгән. Проблемалар турында сөйләгәндә район башлыгы җәйге чорда су белән тәэмин итү мәсьәләсен телгә алды.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, районның күрсәткечләрне тагын да яхшырту мөмкинлеге бар. “Татарстан Рәисе дә, Хөкүмәт тә, Дәүләт Советы да муниципалитетлар, шул исәптән Балык Бистәсе районына да, тәкъдимнәр һәм барлык игелекле эшләрне гамәлгә ашыруда зур ярдәм күрсәтә”, – диде ул республика һәм дәүләт программаларында күбрәк катнашырга, булган мөмкиклекләрдән файдаланырга киңәш итте. “Илдәге катлаулы икътисади һәм сәяси вәзгыятькә карамастан, республикада үсеш күзәтелә. Монда районның да өлеше бар”, – диде ул.
 Парламент башлыгы республика халкын үзе җитештергән продукция белән тәэмин итүгә зур өлеш кертүче авыл халкына аерым рәхмәт белдерде һәм Хөкүмәтнең киләчәктә дә авылдагы җитештерүчеләргә ярдәм итәсен әйтте. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, әлеге ярдәм чаралары аграр комплекстагы хәлне яхшыртырга сәләтле. Әйтик, узган ел районда мөгезле эре терлек, савым сыерлары саны кимегән. Хәлне кече хуҗалыкларны үстерү ярдәмендә уңай якка үзгәртеп булачак. Аның өчен исә республикада махсус программалар бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез