Җиңү көне уңаеннан, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халыклары Ассамблеясе вәкилләре белән бергә Казанның Горький исемендәге паркында Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды.
“Без Бөек Ватан сугышында совет халкы кылган батырлыкка хөрмәт күрсәтү өчен җыелдык. Мәңгелек утка чәчәкләр салачакбыз. Ул елларда Татарстаннан фронтка 700 меңнән артык кеше киткән. Аларның күбесе орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Безнең бурыч – ветераннарга игътибар итү. Бу эш хәзер актив алып барыла”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул чарага җыелучыларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады. Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан итте.
Ассамблея вәкилләре, республиканың күпмилләтле халкы совет халкы кылган батырлык белән горурлануын искәртеп, чәчәк салуга милли киемнәрдән килде. Әлеге чарада Татарстан халыкларының яшьләр Ассамблеясе вәкилләре катнашуы да зур әһәмияткә ия. “Минем өчен мондый чараларда катнашу бик мөһим, чөнки алар аша без күпмилләтле төрлелегебезне, игелекне һәм матурлыкны, шулай ук Бөек Ватан сугышы чорында совет халкының бөек батырлыгы турындагы истәлекне саклыйбыз”, – диде Татарстан халыкларының яшьләр Ассамблеясе вәкиле Эмилия Второва. Яшьләр Бөек Ватан сугышы турында шигырьләр дә укыды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез