Мөхәммәтшин Җиңү күргәзмәсен ачты

Башкалада Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышланган ачык һавадагы күргәзмә ачылды. Татарстан Фәннәр академиясе янындагы мәйданда узган тантаналы чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Күргәзмәдә Советлар Союзы Геройлары һәм Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак, Ватан сугышы орденнары кавалерларының 42 портреты һәм алар турында кыскача белешмә тәкъдим ителгән. Геройлар арасында Муса Җәлил, Петр Гаврилов, Михаил Дяватаев кебек танылган шәхесләр дә бар.

– Биредә искә алынган фамилияләр – ул безнең горурлыгыбыз. Алар турындагы истәлекне буыннан-буынга тапшырачакбыз, – диде ачылыш тантанасында Фәрит Мөхәммәтшин.

Күргәзмәнең үзенчәлеге – күпмилләтлелек. Һәр фамилия янәшәсендә хәрбинең милләте күрсәтелгән: рус, татар, крәшен татар, чуваш, мордва, мари, удмурт, белорус, украин яки еврей. “Без Бөек Ватан сугышында Җиңүебезнең күпмилләтлелеген күрсәтергә теләдек”, – диде бу уңайдан Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин. Аның әйтүенчә, Ассамблея, күргәзмәне оештыручы буларак, Бөек Ватан сугышы чорында Татар АССРындагы барлык милләтләрне чагылдырырга тырышкан. “Күргәзмәне кайда урнаштырырга икән дип бик озак уйладык. Нәтиҗәдә, Казан Кремле янәшәсендә бик яхшы мәйдан таптык”, – диде ул.

Әлеге күргәзмәне оештыру тәкъдимен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та хуплаган. Киләчәктә аны республиканың башка шәһәрләренә дә алып барырга ниятлиләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы"

Көн хәбәре