Казан Кремле территориясендә «Мәдәниятләр мозаикасы» республика этнофестивале башланды. Анда этномаркетка барырга, халык уеннарында катнашырга һәм Татарстанда яшәүче төрле халыкларның мәдәнияте белән якыннан танышырга мөмкин.
«Татарстан - күпмилләтле республика. Бездә 175 халык вәкиле яши. Аларның һәркайсы үз телен, гореф-гадәтләрен, киемнәрен, милли ризыкларын саклап калырга тели. Бу милләтләр арасындагы дуслыкка, тынычлыкка һәм татулыкка зур өлеш кертү. Без бик күп милли бәйрәмнәр үткәрәбез. Без барыбыз да бер зур гаилә кебек, бер-беребезне аңлыйбыз, кочаклашабыз, котлыйбыз. Россия көне безнең уртак кыйммәтләребезне тагын бер кат күрсәтер дип уйлыйм», - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, фестиваль кунакларына мөрәҗәгать итеп.
Аның сүзләренчә, халыкларда буыннан-буынга күчә торган иң яхшы традицияләр саклана. Россия көнен бәйрәм итүдә яшьләрнең катнашуы аеруча горурлык уята.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез