Кичә «Мунча ташы» юмор театры «Пирамида»да 45 еллыгын билгеләп үтте. Чара «Пирамида» узды. Юмор театры артистларына мактаулы бүләкләр дә тапшырылды.
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән «Мунча ташы» артистларына дәүләт бүләкләре тапшырды. «Дуслык» орденына театр җитәкчесе Гамил Әсхәдулла лаек булды.
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Әнфис Кәлимуллин бүләкләнде.
Танылган артистлар Искәндәр Мотыйгулла һәм Рөстәм Рахманкулов исә «Татарстанның халык артисты» исеменә лаек булды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез