Муниципаль берәмлекләр бәйгесендә җиңүчеләргә яңа машиналар тапшырдылар

Бүген «Казан Экспо» каршындагы мәйданчыкта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа эш автомобильләре ачкычларын тапшырды. Тантана Республика көненә багышлап уздырылды.

«Барыннан да элек сезнең һәрберегезгә авыр көндәлек хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без үз эшебездә һәрвакыт безнең муниципаль берәмлекләргә таянабыз. Әлеге конкурсны уздыру чорында без 3,2 мең яңа автомобиль тапшырдык. Алар урыннарда сез үз вазыйфаи бурычларыгызны вакытында һәм сыйфатлы итеп башкара алсын өчен бик кирәк. Муниципаль хезмәткәрләр СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүдә актив катнашалар. Безнең сугышчыларны гуманитар ярдәм белән тәэмин итү өлешендә зур эш башкарганыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Болар барысы да безнең алга куелган мөһим бурычлар», – диде Татарстан Рәисе.

Конкурс авыл һәм шәһәр җирлекләрендә муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм халыкның тормышын яхшырту максатында уздырыла. Конкурста җиңүчеләргә 100 автомобиль – 97 «Лада Нива Тревел» машинасы һәм «Sollers Atlant» 3 микроавтобусы бирелде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Татарстан Рәисе Татарстан Республикасы көне

Көн хәбәре