«Премия чыннан да бик абруйлы. Бу премиянең һәр иясе аның белән горурланадыр. Быел без бик күп гаризалар алырбыз дип ышанам. Эксперт советына, комиссиягә, алдагы еллардагы кебек үк, бик җиңел булмаячак. Бу премияне тапшыру тантанасы матур булыр дип ышанам. Барыгызны да кушылырга һәм гариза бирергә чакырабыз» ,- диде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
Конкурс җиде юнәлештә үткәрелә: әдәбият, музыка сәнгате, рәсем сәнгате, театр сәнгате, кино, журналистика һәм «телесәнгать», җәмәгать эшчәнлеге.
Конкурста 35 яшькә кадәрге яшьләр һәм составының 70 процентын яшьләр тәшкил иткән коллективлар катнаша ала.
Гариза бирү тәртибе турында тулырак мәгълүматны «Талантлар университеты» платформасында белергә була.
Җиңүчеләрне 2027 елның февралендә игълан итәчәкләр. Дүрт лауреат сайланачак, аларның һәркайсы диплом, билге, мактаулы исем һәм 200 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез