Наил Сәгъдиев: "Безнең тавыш республикабыз өчен бик мөһим"

Бүген Татарстан Рәисен сайлаулар башланды. "Казан нуры" халык инструментлары оркестры артисты, 283нче сайлау участогы рәисе Наил Сәгъдиев Казан дәүләт мәдәният институтында тарихта тәүге тапкыр Татарстан Рәисен сайлауда катнашты.

– Без бүген беренче тапкыр Татарстан Рәисен сайлыйбыз. Республика, балаларыбыз өчен бу бик мөһим. Без үзебезнең киләчәгебезне сайлыйбыз. Бу – һәркемнең гражданлык бурычы. Сайлау участокларына килеп, һәркайсыбыз тавышын бирергә тиеш, – диде Татарстанның атказанган артисты Наил Сәгъдиев.

– Сайлауларны "Казан нуры" оркестры белән башлап җибәрдек. Гимн яңгырады. Халыкны дәртле, матур җырлар белән каршы алабыз. Кәефләре күтәренке. Чын бәйрәм!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре