Газетага язылу

Наилә Зиннәтуллина Тимур Ногмановка кияүгә чыккан

“Татарстан шәһәрләрен үстерү институты” фонды директоры Наилә Ногманова кияүгә чыккан.

Наилә Ногманова (Зиннәтуллина) “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстаннан Россия сенаторы итеп сайланган Тимур Ногмановка кияүгә чыгуын, шуңа күрә фамилиясен алыштыруын раслаган.

Моңа кадәр фонд пресс-релиз чыгарып, анда ведомство башлыгының яңа фамилиясен күрсәткән булган. “Әйе, котларга мөмкин”, – дигән Зиннәтуллина, агентлык хәбәрчесенең, кияүгә чыгуыгыз белән котларга мөмкинме, дигән соравына җавап итеп. “Татарстан шәһәрләрен үстерү институты” фонды директоры әйтүенчә, алар быел язылышкан. Наилә Ногмановага 33 яшь. 2022 елдан бирле фонд директоры вазыйфасын били. Моңа кадәр шушы ук оешмада архитектура проектлары буенча менеджер һәм архитектура проектлары департаменты җитәкчесе булып эшләгән. Тимур Ногмановка 42 яшь. 2025 елның сентябрендә Татарстан дәүләт хакимияте башкарма органыннан вәкил – Россия Федерациясе сенаторы булган. Ногманов моңа кадәр Чүпрәле районы хакимияте башлыгы, республика бизнес-омбудсмены, Әлмәт районы хакимияте башлыгы вазыйфаларында хезмәт куйган. 2024-2025 елларда Татарстан Рәисе ярдәмчесе булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре