Ире әйткәнне ишетми башлавы аны нык борчуга салган, дип яза “KazanFirst”.
– Данир белән ашарга кердек. Ул миңа нәрсәдер әйтә, ә мин ишетмим. Сул колагыма су кергән сыман. Ирем, түзмәде, мине “неотложкага” алып китте. Чукраклануымнан курка. Ходай күрсәтмәсен инде... Хастаханәгә йөрергә яратмыйм, куркам хәтта, әмма мине мәҗбүр итәләр, – дип билгеләп үткән Миләүшә.
– Бер карасаң, чукрак һәм сукыр хатын белән яшәве уңайлыдыр, әмма бик кирәкне дә ишетмәве – бер бәла инде, – дип шаярткан артист. Табибка күренгәннән соң Миләүшә начар ишетүенең колак сагызы җыелуга бәйле булуын аңлаган.
Белгеч аны, колакны мамык таякчыклары белән беркайчан да чистартырга ярамый, дип кисәткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез