Мәскәү белән Киев арасында тынычлык урнаштыру турында сөйләшүләр туктатып торыла, дигән Украина тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Кислица The Times хәбәрчесе белән әңгәмәсендә. Ул Россия делегациясе әгъзаларын мәсьәләнең асылын карау омтылышларыннан баш тартуда гаепләгән һәм Истанбулга бик кырыс вәкаләтләр белән килгәнлекләрен, шул ук вакытта Украинаның иҗади дискуссияләргә омтылганлыгын әйткән, дип яза “Газета.ru”, чит ил басмасы мәгълүматларына таянып.
Кислица билгеләп үткәнчә, Россия делегациясе утны туктатуның төп шартлары буенча фикер алышудан баш тарткан һәм үзен Киев делегациясенә охшарлык итеп тотмаган.
“Тынычлык урнаштыру турындагы сөйләшүләр быел әлләни нәтиҗәле булмаганлыктан, алардан баш тарттык”, – динән министр урынбасары.
Кислица сүзләренә караганда, Россиядә, Украинадан аермалы буларак, диктатура хөкем сөрә, аның делегациясе әгъзалары белән иҗади дискуссияләр корып булмый.
Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова үзенең телеграм-каналында бу җәһәттән фикерен җиткергән.” Украина тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Кислицаның сөйләшүләр буенча позициясе Киевның конфликтны тыныч юл нигезендә җайга салу белән кызыксынмавын раслый”, – дип язган ул.
Захарова билгеләп үткәнчә, беркем дә Украина делегациясе белән иҗади дискуссияләр үткәрергә җыенмаган. “Конкрет тәкъдимнәр, аерым алганда, әсирләр белән алышу тәкъдиме җиткерелде. Кием режимы әсирләр алышу буенча соңгы вәгъдәләрен үтәмәде – 1200 әсирнең 30 проценттан кимрәге генә үз иленә кайта алды. Украина халкы моны белеп торырга тиеш”. – дигән Захарова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез