Бу уңайдан «Российская газета»: «Для России нынешняя ситуация создает благоприятную экспортную конъюнктуру», – дип яза.
Шундый уңай шартларда да бюджет дефициты арта. Беренче дүрт айда еллык дефицит планлаштырганнан күпкә узып киткән. Еллык план 3,8 триллион сум булса, апрельдә инде бюджет кытлыгы 5,9 триллион сумга җиткән. Гыйнвар–апрель керемнәре 11,721 триллион сум булса, казна чыгымнары – 17,598 триллион сум. Керемнәр арта, чыгымнар аларны узып арта. Салым керемнәре нефть бәясе күтәрелү сәбәпле арта, әмма гаҗәп хәл: үткән елның апрелендә кара алтын быелгыдан күпкә арзанрак булса да, күбрәк салым табышы биргән. Быел нефть эшкәртү компанияләренә пилотсыз очкычлар һөҗүме зур зыян салган. Нефтьчеләргә бюджеттан компенсация рәвешендә генә дә 359 миллиард сум түләргә туры килгән.
Соңгы көннәрнең тагын бер яңалыгы: Росстат дефляция турында хәбәр итә, бәяләр түбәнәя, ди. Дөрес, түбәнәю сизелер-сизелмәс кенә. Татарстанда, мәсәлән, сыер ите 83 тиенгә арзанайган, сыер мае – 47 тиенгә. Уртача бәясе 1035 сум булган майның 47 тиенгә очсызлануы акча янчыгы сизәрлек түгел, әлбәттә, әмма шулай да инфляция тукталу – кулланучылар өчен сөенечле күренеш. Рибага корылган икътисад өчен дефляция начар нәрсә булып санала ләкин.
Бәя түбәнәю акчасызлык турында хәбәр итә. Акча кытлыгы гади халык өчен генә түгел, бизнес өчен дә гадәти хәлгә әверелеп бара. Компанияләр товарга заказ бирә, әмма акчасын түләмиләр. Узган гасырның туксанынчы елларына хас булган түләүләрне кичектерү масштабы үсә. Федераль матбугат бу уңайдан чаң суга: «Россия икътисадында түләмәүләр күләме, Росстат атаганча, вакытында түләнмәгән дебитор бурычлар, ягъни предприятиеләр товар җитештереп һәм хезмәтләр күрсәтеп тә, заказ бирүчеләрдән акчаны вакытында ала алмау күренеше инде 8,5 триллион сумга якынлаша», – дип яза. Сатканының акчасын ала алмаган компания нишли? Хезмәт хакы түли алмый, кредитларны түләүне кичектерә, инвестицияләр ясаудан туктый. Салым түләүне дә тоткарлый.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез