Нетаньяху сугышны туктатмый, әмма Трампны премиягә тәкъдим итә

Трампның инде ике елга якын барган Газзә геноцидын туктату омтылышы һаман да уңышка ирешми. Кешелек тарихында иң вәхши канкоеш булып язылып калачак Фәләстыйн фаҗигасе дәвам итә. Әнә-менә вакытлы килешүгә ирешелә дигән өметләр Дохадан алган хәбәрләр белән кире кагыла. Анда – Катар башкаласында – АКШ тәкъдиме тирәсендә сөйләшүләр бара. ХАМАС нигездә американнар куйган таләпләр белән килешсә дә, Тель-Авив Вашингтонга буйсынып бетми. Сөйләшүдә катнашучы арадашчы гарәп дипломатлары гуманитар ярдәм мәсьәләсендә генә алга китеш булуын таный. Израиль БМО һәм башка халыкара оешмаларга Газзәгә гуманитар ярдәм күрсәтүне тыйган иде. Матди булышлыкны Газзәнең Гуманитар Фонды (GHF) кулына тапшырдылар. «GHF»ны Америка хосусый хәрби компаниясе саклый, ХАМАС сугышчылары аңа якын китерелми. Әмма ярдәм алырга килгән халыкка ут ачу очраклары байтак. Онга наркотиклар кушып китерү фактлары да фаш ителде. Срогы чыккан продукция китерелә, дип тә зарланалар. ХАМАС БМО һәм башка халыкара оешмалар аша ярдәм җибәрүне арттыруны таләп итә, ләкин Израиль бу оешмаларның эксклавка керүен тыя. 

Нетаньяху бу атна башында тагын Вашингтонга килде. Дүшәмбе көнне ул Трамп белән сөйләшүләр алып барды. Трамп сугыш хәрәкәтләрен туктату турында килешүгә атна ахырына кадәр ирешүне таләп итә, ләкин Израиль үтәлүе мөмкин булмаган шартлар куя.

Бөтен дөньяның мәгълүмат чаралары геноцидны яшерергә тырышса да, халыкара җәмәгатьчелек фикере башка. Англиядәге Гластонбери шәһәрендә үткәрелгән дөньякүләм Glastonbury музыка фестивалендә дистә меңләгән тамашачы беравыздан: «Израиль армиясенә үлем!» – дип кычкырды. BBC телеканалы трансляцияне шул минутта ук туктата алмавы өчен гафу үтенде. Әмма көнбатышлыларның ике төрле стандартлары торган саен ныграк кире кагыла. Кемнең – вәхши һәм террорчы, кемнең азатлык һәм җирдә яшәү хокукы өчен көрәшүче икәнлеген кешеләр аңлый. Испаниядәге Памплонада Санферминес фестивалендә катнашучылар Фәләстыйн картасы рәвешендә тезелде. ВВС «Газзә табиблары һөҗүм астында» дигән фильмны трансляцияләүдән баш тарткач, 400 дән артык сәнгать эшлеклесе (араларында 111 ВВС хезмәткәре дә бар) протест хаты язды.

Трамп вазгыятьне яхшы аңлый. Рәсми рәвештә, Газзәдә утны туктату –  өстенлекле юнәлеш, дип игълан итә, әмма, чынлыкта, барыбер Израиль тарафдары булып кала. Аның хыялы – Тынычлык өчен Нобель премиясенә ия булу. Нетаньяху сугышны туктатмый, әмма Трампны премиягә тәкъдим итә. Планетаның иң канэчкеч башкисәре тәкъдиме – кызыклы хәл бит, әйеме?

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре