Ни белән үлчәнә гомер? Күренекле сәнгать әһеле Мәсгут Имашевка 95 яшь

Язмабызны шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың кичәдә яңгыраган шушы шигыреннән башлавыбыз юктан гына түгел. Беренчедән, зал тутырып килгән тамашачы, әлеге сорауга җавап эзләп, Мәсгут Имашев турында гына уйланмагандыр, бу игелекле, затлы кешенең гомер юлын үрнәк итеп алгандыр. Икенчедән, шагыйрә белән композиторның иҗат дуслыгы күп еллар үрелеп барган, халык күңеленә аларның җырлары мәңгелеккә кереп калган.

Чыннан да, кешенең гомере ни белән үлчәнә? Балалар, оныклар, игелекле гамәлләр, матур мөнәсәбәтләр... Мәсгут абыйда боларның барысы да бар һәм аларны санап бетерерлек кенә түгел. Тамашачы моның шулай икәнлеген сәхнәдән ишетеп, күңеле белән тоеп торды.

«Син җырларга тиеш»

Тамашачы Мәсгут Имашевның гомер юлын сәхнәдән күзәтте. Өч яшьтә – әтисез, тугыз яшьтә әнисез калган, аягына чабата кигән бәләкәй Мәсгут яхшы хәтерли: «Улым, хезмәт сөйгән кеше беркайда да югалмый. Кулак дип сөрсәләр дә, Имашлар нәселе корткыч түгел. Без – ат асрап, җир сөреп гомер иткән кешеләр. Син дә әби-бабайларың йөзенә тап төшермә», – ди аңа әтисе. «Улым,  укы, белем ал, югалып калма», – ди әнисе. Тик әйтергә генә ансат шул. Ятим баланы үз канаты астына алган Тәүфикъ абый –  әтисенең туганы да сугыштан кайтмый. Бу хәбәрне ишеткәч, абыйсы киткән таш юлны тырный-тырный елый малай. Шулай итеп, карт әбисе белән карт бабасы кулында кала. Әти-әнисенең теләген истә тотып, укуын ташламый. 7 сыйныфны тәмамлагач, авыл советында эшләп ала да дусты Мидхәт белән Пермьдәге ФЗОга юл тота. Укып чыккач, биш ел тимер-томыр эшендә эшли. Техникум тәмамлый. Завод клубына үзешчәннәр белән җырларга йөри. Шунда аңа: «Син җырларга тиеш, монда вакыт үткәреп йөрмә, Казанга кит», – дип киңәш бирәләр. Гаиләсен дә ияртеп китә ул. Әмма музыка буенча бернинди белеме булмаган егетне беркем дә көтеп тормый. Бары тик үҗәтлеге белән генә консерваториянең әзерлек бүлегенә урнашуга ирешә...

«Килде-китте эшли алмый»

Бу сүзләр дә Мәсгут Имашев турында әйтелде. Аның эш урыннарын санап бетерерлек түгел. Әмма бар җирдә дә бик кирәкле булып, тирән эз калдырган. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел. Ул бит – бер үк вакытта драма артисты да, композитор да, мөгаллим дә... Камал театры тарихына Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» драмасында Булат ролен өченче тапкыр уйнаучы буларак та кереп калган. Беренчесендә аны автор үзе уйнаган. Дүртенчесен уйнаган Әсхәт Хисмәт тә чыкты сәхнәгә, юбилярга җыр бүләк итте. Бүгенге актерлар исә бу спектакльне тагын бер кат искә төшерделәр. Әйтергә кирәк, Мәсгут абый – театр артисты гына түгел, театр композиторы буларак та тарихка кереп калган шәхес. Аның җырлары бүген дә популяр.

Камаллылар гына түгел, Мәсгут абый эшләгән оешмалардан килгән вәкилләрнең һәрберсе, сәхнәгә чыгып, ул эшләгән чорга «кайтып килде». Әлмәтлеләр дә килгән. Чөнки Мәсгут Имашев анда, «бер генә ел эшләп кайт инде» дигән үтенечкә колак салып, күп еллар яшәп кайткан, музыка училищесына нигез салган, директор вазыйфасын алып барган. Уку йорты бүген дә гөрләп эшли, менә дигән белгечләр әзерли. Башкалада да эше күп булган Мәсгут абыйның. Петр Чайковский исемендәге музыка мәктәбен, Муса Җәлил исемендәге Дәүләт академия опера һәм балет театрын җитәкли ул. Озак вакыт театр училищесында директор вазыйфасын үти. Анда укучы егет-кызларның, ак алъяпкыч киеп, сәхнәдә аккошлар кебек очып йөрүе, «Саубуллашу җыры»н җырлавы тамашачыны елатты да, җырлатты да. 60 ел буена халык теленнән төшмәгән җыр күңелләрдә хатирәләр өерен актарды.

Хөрмәт

Юбилярга Татарстан Республикасының дәрәҗәле бүләге – «Дуслык» ордены тапшырылды.

– Мәсгут абый гомере буена татар милләтенә хезмәт итте. Атаклы шәхесләр исемлегенә ул исемен алтын хәрефләр белән үз тырышлыгы белән язды, – диде бу җәһәттән Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтенроссия татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев.

Композиторның шәһәр-авыллар турында язылган җырлары да телдән төшми. Шуларның берсе турында Кукмарадан килгән кунаклар болай сөйләде:

– Сез, бәлки, бу сәхнәдә кукмаралылар нишләп йөри, дип әйтерсез инде. Сәбәбе бик гади. Инде дистә еллар, 1990 нчы еллардан бирле һәр иртәбез Мәсгут Имашевның Гөлшат Зәйнашева  сүзләренә язган «Кукмара» җыры белән башлана. Районда иң мөһим чараларга да шушы җыр хәер-фатиха бирә.

Мәсгут абыйны котлап, сәхнәгә Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Сиринә Зәйнетдинова, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина кебек талантлы җырчылар чыкты. Татарстанның атказанган артисты Илдус Нуриев исә, җыр һәм бию ансамбленә кушылып, «Карурман»ны җырлады. «Консерваториягә имтихан бирер алдыннан Мәсгут абый миңа шушы җырны өйрәткән иде. Шул вакытлардан бирле репертуарымнан төшергәнем юк», – дип, залны моңга күмде. Кыскасы, истәлекләргә бай булды кичә. Мәсгут абыйның һәр кешедә эше булган, димәк. Берәүләрне укырга керткән, икенчеләрен җырларга өйрәткән, өченчеләренә көнкүреш тормышта булышкан. Шуңа да зал яраткан композиторыбызга әйтелгән рәхмәтләр белән тулды.

Якташлар

Әмма Мәсгут абыйның күңеленә иң рәхәт мизгелләр якташлары белән очрашу булгандыр, мөгаен. Бу хакта сүз чыккач, Пермь краеның Барда районы башлыгы Хәлил Алапанов, гомумән, Барда һәм Татарстанның дуслыгы турында сөйләде.

– Элемтәләрне ныгытуда Мәсгут абый Имашев бик зур роль уйный, – диде ул. – Якташыбызны үзебез дә онытмыйбыз. Край күләмендә төрле бәйгеләр, фестивальләр үткәрәбез. Булган тәҗрибәне яшь буынга биреп калдырырга тырышабыз.

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова исә бер мизгелне хәтерендә яңартты:

– Минем тормышымда Мәсгут абый хәлиткеч роль уйнады. Кечкенәдән төрле бәйгеләрдә катнаштым, җырлый идем. Ә Мәсгут абыйны гел жюрига чакырдылар. Шуңа күрә бер-беребезне таный идек. Мәктәпне тәмамлагач, журналист булырга дип, Казанга килдем. Тик конкурстан үтә алмадым. Кире кайтырга кирәк була бит инде дип, бик кайгырып, әти-әнигә телефоннан шалтыратырга төшеп барам шулай. Кинәт каршымда Мәсгут абый пәйда булды. «Нишләп йөрисең, Гүзәл?» – ди. Бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. «Син бит матур җырлыйсың, нишләп сәнгать институтына бармыйсың?» – ди. «Кем ала инде анда мине?» – дим. «Син барып җырлап кара әле. Аннан сөйләшербез», – ди. Бардым, җырладым, алдылар. Шуннан бирле сәхнәдә. Мәсгут абыйга рәхмәтләрем әйтеп бетергесез.

Мәсгут абый күп еллар Казандагы Барда якташлыгы җәмгыятен җитәкләде. Хәзер аның эшен Татарстан төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Элеонора Әбүбәкерова дәвам иттерә.

– Мәсгут абыйның һәр якташы турында кайгыртуы, кешелеклелеге, йөрәгенең киңлеге безгә көч һәм илһам бирә. Ул Барда ягын Татарстанда танытты. Бу юбилей кичәсе аның өчен дә, бүген туган көнен бәйрәм иткән хәләл җефете Фатыйма апа өчен дә, бардалылар өчен дә, барлык тамашачылар өчен дә – зур бүләк», – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре