Алсу Йосыпова, хуҗабикә (Тәтеш районының Әтрәч авылы):
– Казанда хастаханәдә ятам әле. Узган атна ахырында хәлем китеп, кан басымым бик күтәрелде. Былтыр СВОга киткән иремнән бер хәбәр дә юк. Август ахырында безгә әйтмичә генә китеп барган иде, октябрьдә хәбәрсез югалды. Бик кайгырам, бер минутка да исемнән чыкканы юк. Шуларның барысы да сәламәтлеккә тәэсир иткәндер, дим. Ул вакытта игезәк улларыбыз армия сафларында иде. Әтиләре киткәннән соң озак тормыйча, хезмәтләрен тутырып кайттылар. Хәзер берсе Самара өлкәсендә эшли, икенчесе үз янымда авылда. Әле дә бөтен хуҗалык – аның өстендә. Сыерын да сава, кош-кортларны да карый. «Әни, тизрәк савыгып кына кайт», – дип көтеп тора балалар.
Хәйдәр Сибгатуллин, җирлек башлыгы (Яшел Үзән районының Бәчек авылы):
– Бәйрәмнәрне матур итеп уздырып җибәрдек, алары әлегә туктап торыр инде. Хәзер халык үз көенә көндәлек мәшәкатьләр белән яши. Аның бүген төп борчуы – печән. Чабып алырга көн юк бит. Көн аязып торганда аз-азлап чабып, киптереп алырга өлгерүчесе дә бар. Мал-туары булмаганнар да тик тормый, авылда эшнең бетәсе юк. Җиләккә баралар, мунча себеркесе бәйлиләр, бакчадагы җиләк-җимешләрне эшкәртәләр, бәрәңге төбе күмәләр, корт чүплиләр. Кыскасы, авылча матур гына, тырышып яшәп ятыш.
Энҗе Мөбарәкшина, укытучы (Апас):
– Апастан ерак түгел генә Иске Әнәле авылында укытам. Быел минем укучылар икенче һәм дүртенче сыйныфны тәмамлады. Яңа уку елында беренчеләрне алам. Өч бала килергә тиеш, өченчеләрем – икәү. Җәйге ялга туктаган идем, мәктәпне кабул итәргә киләләр, шуңа берничә көнгә генә эшкә чыктым. Әле дә мәктәп бакчасында идем. Кызыбыз Адилә медицина колледжының беренче курсын тәмамлап кайтты. Мәктәпне дә алтын медальгә тәмамлаган иде, колледжда да бик тырышып, «бишле» билгеләренә генә укый. «Кызым, билге өчен укыма, белемең булсын», – дип әйтеп кенә торам. Улыбызга 9 яшь. Ирем СВОда хәбәрсез югалганга тиздән өч ел була. Аның өчен әниебез корбан чалдырган иде, бу атнада Коръән ашы уздырабыз. Вакыт үтә, якыныбыз гына чит җирләрдә ятып калды, дип өзгәләнәм. Инде аның белән бергә булганнарның берсе дә исән түгел. Шуңа күрә бөтен теләк шул: дөньялар тынычлансын иде.
Гөлнур Сәлимгәрәева, урманчы (Алабуга районының Дөм-Дөм авылы):
– Урманда йөрим әле, мондагы рәхәтлекне әйтеп бетерә торган түгел. Быел җиләк җыймадым. Бердән, сәламәтлегем борчып тора, икенчедән, еланнар бик күп, шул куркыта. Ә менә шифалы үләннәрне, гөмбәне бик теләп, рәхәтләнеп әзерлим. Бу көннәрдә күпләп юкә чәчәге, сары мәтрүшкә, ак әрем, кырлыган (Иван-чай), донник, карлыган, кура җиләге яфраклары, ботакларын җыйдым. Һәр үләннең үз вакыты бар, шуннан иртәрәк тә, соңрак та җыярга ярамый. Моннан тыш, кышын кәҗәләргә һәм тавыкларга ашатыр өчен кычыткан җыеп куям. Шуны биргәч, йомырканың эче кышын да сап-сары була. Үзебез өчен генә бераз юкә себеркесе әзерләп куйдым. Ә каен, имән себеркесе өчен иртәрәк әле, Питрауны көтәбез. Ул вакытта күп итеп бәйләп, сатарга әзерлибез. Узган ел гөмбәне дә бик күп саттым. Быел яңгыр күп яуса да, әлегә сатарлык түгел, үзебез ашарлык кына. Мин Киров урманнарына еш йөрим. Анда урманнар кара, куе. Куркыныч булса да, табигате бай. Адашып калган очраклар да булгалады, ләкин барыбер күңел шунда тарта.
Гөлнара Галимҗанова, хуҗабикә (Биектау районының Әлдермеш авылы):
– Бу арада эш күп әле. Чебиләрнең икенче партиясен эшкәртеп, туңдыргычларга тутырып куйдык. Яңгырлар явып торгач, бәрәңге күтәрергә дә чыга алганыбыз юк әле. Көннәр матураюга, бакчага чыгабыз, дип торабыз. Урманда җиләк өлгерде, анысын да җыеп каласы килә. Яңгырлар туктагач, маллары булган халык печәнгә төшәргә дип көтә. Шуңа күрә, шөкер, аяк тыпырдап кына тора. Эш күп, җәен бигрәк тә. Балалар да тын алырга ирек бирми, имтиханнар тапшыра, укый. Олы кызыбыз диплом яклады, алга таба укуын кайда дәвам иттерү турында уйлый. Улыбыз Рәхим «Урра, авылга» проекты буенча оештырылган лагерьга йөри. Ял турында да онытмыйбыз. 2 августка Казанда Салават Фәтхетдинов концертына билетлар алып куйдык, «Тукай эзләре буйлап» Кырлайга сәяхәт кылдык. Иң мөһиме: сәламәтлектән аермасын Аллаһы Тәгалә. Кыш, яз айларында үзем дә, балалар да еш авырды. Хәзер инде барысы да җайланды, шуңа күрә сөенә-сөенә эшлибез.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез