Ни өчен грейпфрут һәм йомыркага сак карарга икәнен аңлатканнар

Белгечләр баллы ризыкларны балга, кипкән җимешләр һәм җиләк-җимешкә алыштырырга киңәш итә.

Өлкән яшьтәгеләргә, сәламәтлекләре чамалы икәнен истә тотып, ашау-эчүгә аеруча игътибарлы булу кирәк. Гастроэнтеролог София Кардашова өлкәннәргә хәтәр белән янардай кайбер ризыклар турында сөйләп үткән, дип яза “KazanFirst”.
Иң элек грейпфрутка карата саграк булу киңәш ителә. Бу цитрус өлкәннәр еш куллана торган даруларга (гипертониядән, тынычландыру өчен, йокысызлыктан) тәэсир итеп, сәламәтлеккә нык кына “сугарга” мөмкин.
Чи йомырка ашау да куркыныч. Инфекцияле булырга мөмкин чөнки. Иммунитеты какшаган өлкәннәргә чир “ябышырга” гына тора.
Ә инде майлы, кызган, әчкелтем-төчкелтем ризык ашказанының лайлалы тышчасына тәэсир итә. Өлкәннәргә мондый ризыклар, матдәләр алмашы начараю сәбәпле, аеруча зурм зыян сала.
Консерв һәм колбасаларда тоз күп, ә ул шешенкелеккә китерә.
Шулай ук аз гына күгәрә башлаган йомшак сыр, начар эшкәртелгән йомырка, ит, балык, диңгез продуктлары да өлкән яшьтәгеләр сәламәтлеген бермә-бер какшатырга мөмкин.
Татлы-баллы ризыклар, шикәр дә организмны талкый. Шуңа күрә табиб шикәрне балга, кипкән җимеш, җиләк-җимешкә алыштырырга киңәш итә.c

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре