Бер нәрсә кадалмаган булса да, сыерларнын аяклары ни өчен аксый? Тояк чире нилектән килеп чыга һәм бу авыруларны ничек дәвалап була?
Илнур Галимов, Апас
Сорауга Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Нугуманов җавап бирә.
- Ябык абзарда торган сыерларның тояклары дөрес үсмәгәнлектән, мал аксаклый башлый һәм кан тамырлары аяк сөяген тояктан тишеп чыгарга мөмкин. Бу авыру Рустергольц җәрәхәте дип атала. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен, язын көтүгә чыкканда һәм көзен көтүдән туктагач, терлекләрнең тоякларын чистарттырырга кирәк. Авыру килеп чыгуның икенче сәбәбе – сарайдагы сазлык. Аяклар гел юештә, пычракта булганлыктан, монтерелло дигән авыру килеп чыгарга мөмкин. Ул ике тояк арасындагы тиреләрне кызартып, шештереп җибәрә. Асларын чистартып, тоякларын дәваламаган очракта, аяклары үлекләп, тагын да ныграк шешәргә мөмкин. Бу очракта дәвалау тагын да катлаулана, сыерларның сөте дә кими. Шуңа күрә тояк авырулары килеп чыкмасын өчен, сыер асты гел коры булырга тиеш. Икенчедән, язын һәм көзен тоякларны кисәргә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез