Россиядә дә, чит илләрдә дә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумына игътибар артканны күрәбез. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елда буласы чараны оештыру комитетының Мәскәүдә узган утырышында әйтте. Утырыш Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин җитәкчелегендә узды.
Форумның оештыру комитеты рәисе урынбасары Рөстәм Миңнеханов, быелгы нәтиҗәләр турында сөйләгәндә, Президент Владимир Путинга, Россия Хөкүмәтенә, «Росконгресс» фондына, федераль башкарма хакимият органнарына һәм оештыру комитеты әгъзаларына рәхмәт әйтте. «Безнең ил белән Ислам дөньясының очрашу, аралашу һәм хезмәттәшлек итү урыны булып торган Казан мәйданчыгына үзебезнең илдәге һәм чит илләрдәге коллегаларыбызның күбрәк кызыксынуын күрәбез, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Быел форумда дөньяның 96 иле, Россиянең 82 төбәге, халыкара институтлар, шул исәптән Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы, Гарәп дәүләтләре лигасы, Бөтендөнья Ислам лигасы вәкилләре катнашты».
2025 елда форумда меңгә якын спикер катнашында 200 дән артык чара һәм 148 сессия узды. 130 дан артык килешү, шул исәптән 75 халыкара килешү имзаланды. Форумны 20 илдәге 500 дән артык массакүләм мәгълүмат чарасы яктыртты. Сигезенче тапкыр «Russia Halal Expo» күргәзмәсе узды.
Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең мәдәният министрларының «Мәдәниятләр диалогы – күпполюслы дөньяда тәңгәллек һәм төрлелекне саклау нигезе» пленар утырышы әһәмиятле чараларның берсе булды. 17 дәүләтнең вәкилләре глобальләшү шартларында мәдәни тәңгәллек һәм үзара хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты.
Ә 2026 елгы форумның дәрәҗәсе тагын да күтәрелә. Билгеле булганча, киләсе елда Казан Ислам дөньясының мәдәни башкаласы булачак. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бу вакыйга форум һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышының көн тәртибендә дә чагылыш табачак.
Оештыру комитеты утырышында форумны уздыру көннәре, эшлекле программаны әзерләү һәм оештыру турында да сөйләштеләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез