– Ике атна элек милек өчен салым түләдем. Картадан акчасы салынды. Әмма салым хезмәте сайтындагы сәхифәмдә ул һаман түләнмәгән кебек, бурыч булып тора. Миңа хәзер ни эшләргә?
Динә Шәкүрова. Казан
Рәмзия Мөхетдинова, Казан шәһәренең 6 нчы номерлы районара салым инспекциясенең баш дәүләт салым инспекторы:
– Салымны түләгәнсез, ул сумма картадан алынган икән, димәк акчагыз килеп җиткән. Кушымтадагы бурыч булып торган сумма 1 декабрьдә юкка чыгачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез