Актер Никита Джигурда махсус хәрби операция зонасына китәргә җыена. Ул марафоннар “патшабикасе” Елена Блиновскаяның ире һәм актер Никита Ефремовның элекке адвокаты Эльман Пашаев хезмәт итә торган подразделениедә хезмәт итәчәк. Бу хакта “РИА Новости” үзенең чыганакларына таянып яза.
“Джигурда да шушы подразделениегә керергә җыена”, – дигән “РИА Новости” хәбәрчесенә әңгәмәдәше.
Актер билгеле бер подразделениедә хезмәт итү өчен рекомендация сораган. Әлеге документ хәрби комиссариатка һәм подразделение командирына күрсәтү өчен кирәк.
Әйтергә кирәк, Джигурда Донецк халык республикасына сәфәрләре барышында бу подразделениедә булгалаган инде. Март аенда пилотсыз очкычлар һәм кирәкле башка әйберләр алып килгән, шулай ук хәрбиләр өчен иҗат кичәсе үткәргән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез