Нинди гөмбәләрне җыйган өчен 9 елга кадәр төрмә җәзасы янавын аңлатканнар

Кызыл китапка кертелгән гөмбәләр җыючы 9 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

«Россия Кызыл китабына кертелгән гөмбәләрне юкка чыгарган яки аларга зыян салган өчен штрафлар турында Җинаять кодексы статьясы 2023 елның 12 октябреннән үз көченә керде. Җинаять кодексының 260.1 статьясында Кызыл китапка кертелгән гөмбәләрнең сирәк төрләрен законсыз җыйган, әйләнештә йөрткән һәм белә торып юкка чыгарган өчен, штрафтан алып, 9 елга кадәр иректән мәхрүм итүгә кадәр җәза чарасы күздә тотылган», – дип билгеләп үткән белгеч.

Аның әйтүенчә, бары тик федераль Кызыл китапка кертелгән гөмбәләрне җыйган өчен генә җинаять җаваплылыгы каралган.

«Кызыл китапка барлыгы 30лап гөмбә кертелгән. Мәсәлән, Ерак Көнчыгышта гына үсә торган рядовка мацутаке», – дип билгеләп үткән юрист.
Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, 2023 елда төбәкләрнең Кызыл китапларына үзгәрешләр гамәлгә кергән.

«Элегрәк Кызыл китапка кертелгән гөмбәләрне һәм үсемлекләрне җыйган өчен генә штраф кулланылса, хәзер аларны йөрткән, саклаган өчен дә җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Шуңа күрә, гөмбәгә барганчы, иң элек үз төбәгеңнең Кызыл китабына кертелгән гөмбәләр төрләрен өйрәнү хәерлерәк булачак», – дип басым ясап әйткән Соловьев.

Ә инде гадәти гөмбә җыючыларга берни янамый. Алар, элеккечә үк, үзләренең яраткан гөмбәләрен бернидән шикләнмичә җыярга мөмкин, дип йомгак ясаган сүзенә юрист.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре