2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр озын яллар көтелә. Шулай ук республика халкы 6 ноябрьдә ял итәчәк. Бу көннәрне эш бирүче хезмәткәрне эшкә чакыра ала, әмма моңа хезмәткәрнең ризалыгы булырга һәм бу көннәрдә эшләгән өчен икеләтә түләү булырга тиеш.
Ноябрь бәйрәмнәрендә шулай ук смена графигы буенча хезмәт куючы хезмәткәрләр эшләячәк. Әмма әлеге категориядәге татарстанлыларга бары тик бәйрәм көннәрендә – 4 һәм 6 ноябрьдә генә икеләтә түләү каралган, ә 2 һәм 3 ноябрьдә эшкә чыккан өчен гадәттәгечә түләнәчәк.
Димәк, икеләтә түләүле көннәрдә эшләгән татарстанлылар ноябрь өчен күбрәк хезмәт хакы алачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез