Яңа гына дөнья күргән китабымны дусларга бүләк иткәләдем. Барысына да түгел инде, китап кадерен белгәннәргә. Шагыйрә Таңчулпан икенче көнне «Ватсап»тан хәбәр җибәргән. «Китабыңа күз йөртеп чыктым, күбесе таныш язмалар. Җыеп чыгарып бик әйбәт эшләдең. Башыңны җүләргә салсаң да, син – бик акыллы кеше, Риман абый», – дигән. «Җүләр» дигән сүзенә үпкәләмәкче идем дә, «бик акыллы» дигән сүзләрне күргәч тынычландым тагын. Таңчулпанга җавап та яздым әле. «Таңчулпан» Чулпан Әхмәтованың тәхәллүсе була инде. Ә мин аңа, гадәттә, «Шәриповна» дип дәшәм. Дәүсоветның мәгълүмат үзәгендә эшли ул. Шәриповнага болай дип яздым: «Җүләр кеше – акыллы, акыллы кеше җүләр булырга тиештер инде ул. Нормальный кеше билгеле бер кысада яши һәм ниндидер мөгез чыгара алмый кебек». Мин Шәриповнаның үзен дә нормальный кешегә санамыйм. Чөнки иҗат кешесе нормальный була алмый. Һәрхәлдә, мин шулай уйлыйм.
Каян килеп керде безнең телгә шушы сүз? Элек без аны бүгенге кебек мулдан кулланмый идек. Хәзер кемнең хәлен сорашма, ул: «Нормально», – дип җавап бирә. Бу сүз минем телгә дә шулхәтле бәйләнде ки, инде менә нормально ничек була икән соң ул, дип уйлап йөри башладым. Бөтен кеше шулай дигәч, барысы да бертөрле яшиме? Бит «нормально» дигән сүз сәламәтлеккә дә, эшкә дә, гаиләгә дә, егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләргә дә, сәясәткә дә... барысына-барысына да кагыла. Ә «норма» үзе ни дигән сүз? Ул латиннан күчкән икән, «уртак кагыйдә», «үрнәк», «өлге» дигән мәгънәне аңлата. Димәк, без уртак кагыйдәгә буйсынмый яши башлыйбыз икән, «ненормальный»га әйләнәбез булып чыга. Галимнәр бер төркем кешенең акыл, фикерләү дәрәҗәсен тикшергәннәр һәм кызыклы нәтиҗәгә килгәннәр. Төркемдәге кешеләрне акыл буенча өч төркемгә – югары, уртача һәм түбән дәрәҗәдәгеләргә бүлгәннәр һәм уртача акыл норма дип табылган.
Димәк, акыллары югары һәм түбән дәрәҗәдәгеләр «ненормальный» килеп чыга. Менә монысы нәкъ безгә кагылмый да микән инде. Кылт итеп бер дусның әйткәне искә төште әле. «Иҗат кешесе йә туксан тугыз, йә йөз дә бер булырга тиеш», – дигән иде ул. Иҗади эшчәнлекне сәяси яссылыкта бәялисе килеп китте.
Сәясәт катып калган өлкә түгел, ул да гел үсештә, үзгәрештә булырга тиеш. Димәк, сәяси мәсьәләләргә дә иҗади якын килү кирәк. Әгәр галимнәр бер төркем сәясәтченең дә акыл дәрәҗәсен билгеләү буенча эксперимент үткәрсә, аларны да өч төркемгә бүлеп, югары, уртача һәм түбән дәрәҗә үскән акылга ия дип бәяләсә һәм, иң кызыгы, «уртача акыл»ны «норма» дип тапса, нишләрбез?
Абау, бар икән күрәселәр! Хәер, алдан чәбәләнеп үзебезне бетермик әле. Җәмгыятькә «артык акыллылар да», «нормальныйлар да», «җитәр-җитмәсләр» дә кирәк, бу – табигый. Яшәеш төрлелек белән матур. Тик менә артык акыллылар, җитәр-җитмәсләр зур сәясәткә генә килмәсен иде. Алар һәр мәсьәләгә артык иҗади якын килеп, халыклар язмышы белән тәҗрибәләр үткәрергә мөмкин. Без мондый сәясәтне «икеле стандарт»лар дибез. Бу, икенче төрле әйткәндә, хакыйкать белән ялганның бергә кушылуы, ягъни башны җүләргә салу була инде. Ярый әле минем башны җүләргә салу кешелеккә зыян китерми. Димәк, мин – нормальный егет. Шулай бит, Шәриповна?!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез