НОТИМ ("Национальное объедидение организации в сфере технология информационного моделирования") ассоциациясе җитәкчесе Михаил Викторов Казанны Дубай белән чагыштырды. Юу хакта ул Татарстан башкаласында узучы "РЕБУС-2025"нең пленар утырышында әйтте.
"Шәһәр мохитен үстерү һәм технологияләрне цифрлаштыру юнәлешендә Казан чит ил мегаполисыннан ким түгел. Дубайны күпме генә хөрмәт итсәм дә, соңгы арада Казанда ешрак булам. Соңгы өч айда - өченче тапкыр. Очраклы гына түгел бу", - диде Михаил Викторов.
Ул Казанга соңгы килүендә гаиләсе белән Камал театрының яңа бинасы янындагы паркка баруларын да сөйләде. "Бик шәп таганга утырып карадык (кош рәвешендәге), дизайны - шаккаткыч. Дубайга барып тормасаң да була, Казанга килегез", - диде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез