«Новая волна – 2025» бәйгесе финалында 6 илдән килгән 13 яшь башкаручы көч сынашачак

Татарстан башкаласында Халыкара «Яңа дулкын – 2025» («Новая волна – 2025») яшь башкаручылар конкурсы башланды. Композитор Игорь Крутой әлеге конкурсны 2002 елдан бирле үткәрә.

Казанда исә ул тәүге мәртәбә уза. Аның өчен «Ак Барс Арена» янында 2800 кеше сыя торган New Wave Hall залын төзеделәр. 21 августтан алып 26 августка кадәр узачак финалда алты илдән килгән 13 яшь башкаручы көч сынашачак. «Яңа дулкын» сәхнәсендә шулай ук Филипп Киркоров, Лариса Долина, Николай Басков, Сергея Лазарев, Дима Билан, Пелагея һәм баш рус эстрадасы җырчылары чыгыш ясаячак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре