«Новая волна 2025» бәйгесен «ВКонтакте»да карап булачак

Татарстан башкаласында яшь башкаручылар арасында узачак “Новая волна 2025” халыкара бәйгесе “ВКонтакте” социаль челтәре аша күрсәтелә. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә. 

18 августта эфирда 6 сәгать дәвамында – 12.00дән 18.00 сәгатькәчә бәйгедә катнашучылар белән танышулар (интервьюлар, видеоязмалар, стилистлар белән эшләү) күрсәтелгән дә инде.
Эфир бүген – 19 августта, шулай ук иртәгә – 20 августта да шул рәвешле оештырылачак. Алты сәгать буе – 12.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр репетицияләр, интервью, видеоязмалар, стилистлар белән эшләү күрсәтеләчәк.

Пәнҗешәмбе – 21 августта фан-зонадагы хәлләр, бәйгенең ачылышы һәм пәрдә арты (йолдызларның репетицияләре, интервьюлар, кызыл келәм, концерт өлеше) эфирга чыгачак. Тапшыру тугыз сәгать: 12.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Җомга – 22 августта, бәйгенең беренче көнендә дә эфир озынлыгы шундый ук булачак: 12.00дән 21.00 сәгатькәчә. Бу көнне дә фан-зонадагы, пәрдә артындагы хәлләр (бәйгедә катнашучыларның сәхнәдәге репетицияләре һәм концерт (йолдызларның репетицияләре, интервьюлар, кызыл келәм, концерт өлеше) күрсәтеләчәк. Шимбә – 23 августта (бәйгенең икенче көне), якшәмбе – – 24 августта (өченче көне), дүшәмбе – 25 августта, сишәмбе – 26 августта да эфир тугыз сәгать (12.00дән 21.00гә кадәр) дәвам итәчәк.

Казандагы популяр блогерларның Казан һәм Татарстан турында чыгышлары да күздә тотылган. Шулай итеп, Венера Аитова, Юлия Торова, Руслан Бикуев, Марина Фунтикова, Ксения Хәкимова, Алинә Гыймалетдинова һәм Русина Семененко эфир кунакларына әйләнәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре