Газетага язылу

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: «Биргән вәгъдәңне үтәмисең икән, син – хыянәтче»

Хыянәт – ислам динендә иң зур гөнаһларның берсе. Моны һәркем яхшы белә. Тик «хыянәт» сүзенең мәгънәсен тулаем аңлыйбызмы икән без? Хыянәт бит ул ир белән хатынның мөнәсәбәтләре бозылу гына түгел. Дингә хыянәт, вазыйфаңа, әманәтеңә хыянәт итү дә бар. Дин аларга нинди карашта? Бу хакта Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы белән сөйләштек.

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: «Биргән вәгъдәңне үтәмисең икән, син – хыянәтче»
Фото: Татар-информ

– Хыянәт – нәрсә ул?

– Күпмәгънәле сүз ул. Тормышта дәүләткә, хатыныңа яки иреңә, Ватаныңа, сүзеңә, күршеңә хыянәт бар. Хыянәт бар нәрсәгә кагыла. Хыянәт – иң беренче чиратта, өстеңдәге бурычыңны үтәмәү яки аңа каршы килү дигән сүз ул. Хыянәт әманәтне, үз вазыйфаңны үтәмәү дә. Кызганыч, тик бүген хыянәт тормышның барлык өлкәләренә дә килеп керде. Гаиләдә дә, җәмгыятьтә дә, мәдәният һәм диндә дә бар ул. Әйтик, гаиләдә бала туа. Аны дөрес тәрбияләмәсәң, бу – хыянәт, чөнки Аллаһы Тәгалә сиңа баланы дөрес итеп тәрбияләсен өчен бүләк итте. Әгәр син ир буларак гаиләдә үз вазыйфаларыңны үтәмисең икән, димәк, син – хыянәтче. Әйе, башка хатыннар белән йөрмәсәң дә, син – хыянәтче. Әгәр дә хатын гаиләдә үз вазыйфаларын үтәмәсә, ул – шулай ук хыянәтче.

– Ислам диненең ир яки хатын хыянәтенә мөнәсәбәте нинди?

– Ислам динендә хыянәт иң зур гөнаһларның берсе санала. Хыянәт вәгъдәне бозу, дидек. Гаилә корганда сез бит бер-берегезгә хыянәт итмәскә вәгъдә биргәнсез. Һәм аны кешеләр алдында гына түгел, иң әүвәл Аллаһы Тәгалә алдында биргәнсез. Шуңа да бу вәгъдәне бозу – Аллаһы Тәгалә каршында да җинаять. Ә гаиләдәге хыянәт ул, беренче чиратта, зина кылуга бәйле. Гаиләдә хыянәтнең иң пычрагы – зина. Зина кылып, тәнеңне, җаныңны пычратып, син бит Аллаһыга хыянәт итәсең.

– Кемнедер хыянәттә гаепләр өчен катгый дәлилләр кирәкме?

– Әлбәттә. Дәлил булып дүрт шаһит яки зина кылучыларның үз гаепләрен танулары тора. Шаһитлары юк икән, кешенең намусына яла яккан өчен, бу кешегә 80 таяк та суктыралар хәтта. Ә менә ир яки хатын үзенең җәмәгатен зина өстендә тота икән, бу очракта аларның әйткән бер сүзе дә җитә: «Валлаһи күрдем. Ялганласам, Аллаһының ләгънәте (тәүбә, әстәгъфирулла) булсын». Бу очракта казый аларны аера һәм зинага катышмаган ир яки хатын өчен никахның таркалуында гөнаһ юк.

– Хыянәттән соң никах яңартырга кирәкме?

– Хыянәт никахны таркатмый. Никах шул чагында юкка чыгарга мөмкин, әгәр ир (яки хатын) бу гаебен казый каршында таныса һәм ул аларны аерса. Хыянәттән соң кешегә рухи яктан зыян килә. Күңелдә туган шушы авырлыктан котылу өчен, кайберәүләр никах укытып, аны яңартып алалар. Бу очракта аның мәгънәсе бар. Әмма иң мөһиме – тәүбә итү. Тәүбә итсәң, Аллаһы Тәгалә гафу итә.

– Диндә дә хыянәтчеләр бар, дидегез. Монысы нинди хыянәт?

– Аллаһы Тәгалә безгә җан өргәндә, без Аллаһыга вәгъдә биргәнбез, Сиңа гына гыйбадәт кылырбыз, Сине генә Аллаһы дип танырбыз, дип. Әгәр дә биргән вәгъдәңне үтәмисең икән, син – хыянәтче. Хыянәтне Аллаһы алдында да, динең алдында да, гаиләң алдында да, дусларың алдында кылып була. Хыянәт ул – иң зур гөнаһларның берсе, нинди генә формадагысы булса да. Иманлы, тугры кеше хыянәт итми. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Хәтта сиңа хыянәт итсәләр дә хыянәт итәргә ярамый», – дигән.

– Ә эш урынында, биләгән вазыйфаңа хыянәт итү – нәрсә дигән сүз ул?

– Яңа эшкә кердең, фәлән эшне эшләргә, дип кул куйдың ди. Бу вазыйфаңны җиренә җиткереп башкармыйсың икән, син – хыянәтче. Бюджет урынында эшлисең һәм үз эшеңнән файданы кесәңә саласың икән, димәк, син – хыянәтче. Хыянәтче һәр өлкәдә дә булырга мөмкин. Имамнар да хыянәтче була ала. Имамнар хаклыкны яшереп калса, динне кешегә дөрес аңлатмаса, алар да – хыянәтче. Бу тема киң һәм мөһим. Әгәр кеше хыянәтче икән, ул теләсә кайсы мизгелдә иманын да, динен дә сатарга мөмкин.

– Әманәтне үтәмәү – хыянәтме?

– Иң зур хыянәт. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Кеше әманәтен үтәмәсә, аның иманы юк. Иманы булмагач, аның дине дә юк». Иман һәм әманәт сүзләре үзара тыгыз бәйләнгән. Кешегә вазыйфаларны Аллаһы Тәгалә бирә. Ул вазыйфаларны син җитәкчең каршында түгел, ә иң беренче чиратта Аллаһы каршында үтисең. Әгәр дә син эшкә урнаштың һәм эшемне үтим, дип ризалашкансың икән, димәк, син ант иттең. Әгәр сүзеңә тугры калмасаң, хыянәтче буласың. Безнең халык күп вакытта болай ди: «Акчасы әз, фәлән җиремне ертып йөрмим әле. Нәрсәгә кирәк ул миңа?» Син бит үзең теләп эшкә кердең. Монда эш акча күләмендә түгел, ә әманәтеңне үтәүдә. Әйтик, син табиб ди. Әй, акчасы аз, яхшылап дәваламыйм әле дип, кул селти алмыйсың. Синең төп максатың – вазыйфаңны дөрес башкару һәм кешегә күбрәк файда китерү. Әгәр дә син файда китермисең икән, син аны зур күләмдәге акчага да эшләмәячәксең. Файданы бары тик акча өчен генә эшлисең икән, димәк, син – акчага сатылган кеше. Синдә әманәт дигән нәрсә юк. Дөньяда бар нәрсә акчага бәйле. Сиңа акча бирсәләр, син кешене үтерәсең дә, сатасың да, теләсә нәрсә эшлисең. Ә әманәт иманга бәйле. Әманәт бу дөньяга түгел, Аллаһыга бәйле.

– Динебездә хыянәтчегә җәза каралганмы?

– Шәригатьтә хыянәт өчен җәза юк, зина кылганга гына җәза бар. Кайбер мөселман илләрендә кияүдә булмаган хатын белән өйләнмәгән ир зинада тотылса, аларга 100 таяк суктыралар. Әйткәнемчә, шаһитләр булса яки үзләре танысалар. Әгәр дә гаиләле кеше зина кылса, аларны таш белән бәреп үтерәләр. Ир-атка да, хатын-кызга да шушы җәза. «Ник шундый зур җәза?» – диярсез. Ирең, хатының була торып, шушы пычракка кагылганың өчен, ягъни алдыңда була торып, аннан баш тарткан, башкасына кызыккан өчен бу җәза.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре