Адәм баласы гомере буе гаделлек эзли. Әмма тормыш булгач, гаделсезлек белән дә еш очрашырга туры килә. Андый чакта нишләргә? Динебездә гаделсезлек рөхсәт ителгән очраклар бармы?
«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән шул хакта сөйләштек.
– Динебез гаделлек һәм гаделсезлеккә нинди мөнәсәбәттә?
– Гадел булу – динебезнең асылы. Без гаделлекне Аллаһы Тәгаләнең кануны белән яшәү дип аңларга тиеш. Хаксызлык ул гаделсезлек, золымлык дип атала. Аллаһы Тәгалә: «Мин үз-үземә золымлык кылуны тыйдым һәм моны сезгә дә тыям», – ди. Кеше гаделсез булса, хәтта Аллаһы Тәгалә үз-үзенә рөхсәт итмәгән нәрсәләрне дә эшли, үзен Ходай урынына куя дигән сүз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Әгәр минем кызым Фатыйма берәр нәрсә урласа, мин аның кулын кисәр идем», – дигән. Гаделлек яшәешебезнең нигезе санала. Гаделлек югалу белән җинаятьләр килеп чыгачак. Түрә гадел булмаса, Аллаһы Тәгалә аны җәзалаячак. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә безгә иң беренче чиратта гаделлек белән яшәргә куша. Гадел булмау – зур гөнаһ.
– Динебездә тагын нәрсәләр гаделсезлек санала?
– Кешенең Аллаһы Тәгаләне танымавы, намаз укымавы, Аллаһы Тәгаләгә карата гөнаһ кылуы, аны санламавы – гаделсезлек.
– Адәм баласы гомер буе гаделлек эзли. Аны табып буламы соң?
– Кеше 40 яшенә кадәр гаделлек эзли, 40 тан соң эзләүдән туктый, диләр. Диннән килгән гыйбарә түгел бу. Аны фәлсәфәчеләр уйлап чыгарган. Алар моны түбәндәгечә аңлата. Кырык яшькә кадәр кеше яшь булып санала. Аның ниндидер хыял-максатлары бар. Ул дөньяны үзгәртергә тырыша, гаделлек эзли, аны бар дип уйлый. Кырыктан соң инде кешегә акыл килә. Монда ул хыял белән түгел, чынбарлык белән яши. Ләкин бу фикер дөреслеккә туры килми. Җир йөзендә гаделлекне табарга була. Пәйгамбәребез 40 яшендә пәйгамбәр булган. Шул яшеннән дөньяны үзгәртә генә башлаган әле. 63 яшендә – ул вафат булган чорда яшәгән җирендә инде шулкадәр гаделлек, тынычлык урнаштырып калдырган. Кеше бервакытта да гадел булудан һәм гаделлек эзләүдән туктарга тиеш түгел. Ул иң элек үзенә, Аллаһы Тәгаләгә карата гадел булырга тиеш. Калган гаделлек шуннан чыга.
– Гаделсезлек белән очрашсаң, ни эшләргә?
– Пәйгамбәребез: «Начарлыкны күрсәгез, аны кул белән үзгәртегез. Әгәр барып чыкмый икән, телегез белән төзәтегез. Алай да булдыра алмыйсыз икән, йөрәгегез белән каршы булыгыз», – ди. Гаделсезлеккә күрә торып күз йому – түбәнгә тәгәрәү дигән сүз. Безнең хәзер иң зур хатабыз – гаделсезлекне булдыра алганда да төзәтмибез. Бер кеше икенчесен кыйнап торганын күрсәк: «Минем эш түгел ул», – дип кул селтибез дә китәбез, анда тыгылмыйбыз. Көндәлек тормышта андый мисаллар бихисап. Бер хәдистә: «Бу дөньяда начарлык кылган кеше начар түгел, начарлык кылганга сүз әйтмичә, битараф утырган кеше начаррак», – диелә. Начарлык кылырга теләүчеләр гел була ул. Аларны туктатучылар булырга тиеш. Бүген иң төп проблема да әнә шунда. Арабызда битарафлар күбәйде.
– Динебездә гаделсезлек рөхсәт ителгән очраклар бармы?
– Зуррак гаделсезлекне булдырмас өчен кечерәк гаделсезлек рөхсәт ителгән очраклар бар. Мисал өчен, кеше ниндидер зур җәнҗал, күңелсезлекне булдырмас өчен башка кешенең гаебен үз өстенә алырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез